Логотип Магариф уку
Цитата:

Зур проектларда актив катнашу Татарстан студентларының дәрәҗәсен күрсәтә

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм балалар һәм яшьләр оешмаларының лидерлары үткән 2016нчы елга нәтиҗәләр ясадылар һәм 2017нче елга булган планнары белән таныш...

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм балалар һәм яшьләр оешмаларының лидерлары үткән 2016нчы елга нәтиҗәләр ясадылар һәм 2017нче елга булган планнары белән таныштырып үттеләр.


Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан янәдән үзенең Бөтенроссия һәм халыкара яшьләр өчен чараларны иң яхшы оештыручы шәһәр статусын тагын бер кат раслады. Шулай ук башка регионнардан яшьләрнең Казан шәһәренә студентлар белән эшләү оешмаларның эшләү тәҗрибәсен өйрәнү өчен дә килүләрен ассызыклап үттеләр. Минюст мәгълүматлары буенча 2016нчы елда 68 яшьләр һәм 74 балалар оешмалары булуы теркәлгән. Татарстан яшьләренең зур дәрәҗәләргә ирешүе һичшиксез дәүләт ярдәме белән башкарыла – күпсанлы республика грантлары, дәүләт стипендияләре. Соңгы елда ул 21 млн. сум тәшкил иткән. Узган елны 900 яшьләр проекты расланган.2018-2019нчы елларда Казан парламент дебатлары буенча Европа һәм Евразия чемпионатларын үткәрергә заявкалар әзерли. Яшьләр сәясәтенең 2017нче елга куелган мәсьәләре һәм өстенлекләренә багышланган бүгенге пресс-конференциядә бу турыда «Республика депатов» президенты Альберт Карпов хәбәр итте. Бу чара үз мәйданына  50 илдән иң яхшы студентларны, алдынгы яшьләрне кабул итәчәк.


2016нчы елны Татарстан дебатерлары 11 Бөтенроссия чемпионатының 6сында җиңү яулады, - дип җиткерде Альберт Карпов. Җиңүләр белән таныштырганда, тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: октябрь аенда Бөекбританиядә Татарстан Республикасы дебатеры Михаил Шуганов Cambridge Open чемпионатында, Оксфорд, Гарвард, Сорбонна студентлары белән беррәттән инглиз телендә чыгыш ясап, ярымфиналист була. Быел 24-26нчы августта талантлы студент Таллинда узачак Европа чемпионатында Татарстан һәм Россия вәкиле буларак катнашачак.


0365ac10-bfb7-4898-b8f4-2334e906dc91


24-28 апрель көннәрендә Казанда парламент дебатлары буенча Татарстан Республикасының өченче кубогы үтәчәк. Пресс-конференциядә әлеге вакыйганы да анонслап үттеләр. Монда алты актуаль закон проекты каралачак, уңышлылары Татарстан Республикасының Депутатлар корпусына тапшырылачак.


«Зур проектларда актив катнашу, аларны үзебездә уздыру Татарстан студентларының дәрәҗәсен, абруен, белемен күрсәтә», – дип белдерде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.


 2016нчы елны аеруча Бөтендөнья татар яшьләре форумы, дүртенче Россия һәм Әзәрбәйҗан яшьләр форумы, шейперларның Евразия очрашуы  югары дәрәҗәдә үткәрелгән дип бәяләнде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ