Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар теле (сентябрь, 2026)

Татар филологиясе – телне һәм милли мәдәниятне киләчәк буыннарга җиткерә торган мөһим юнәлеш. Аның тарихы дистә еллар белән генә түгел, гасырлар белән исәпләнә. 2024 елда Казан дәүләт университетында оешкан татар бүлегенең 80 еллыгын билгеләп үткән идек. Быел исә республикабызда югары педагогик кадрлар әзерли башлауга 150 ел тула. Тагын бер гаять истәлекле дата – Казан дәүләт педагогия институтында 1925–1926 елда биредә ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 100 еллыгын билгеләп үтәбез. «Мәгариф татар теле» журналының сентябрь санын да шушы матур датага багышларга булдык.
Казан укытучылар институтыннан башланган юл бүген Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә дәвам итә. Заман үзгәрә, уку йортларының исемнәре, структуралары алышына, технологияләр яңара. Әмма телгә, мәдәнияткә, фәнгә мәхәббәт, остазлар традициясе һәм милли мәгарифкә хезмәт итү максаты саклана. Уку йортының бай тарихы, сакланып килгән традицияләре һәм бүгенге мөмкинлекләре, киләчәк белгечләрне әзерләү турында шушы тарихның төрле чорларын үз тормыш юлы белән бәйләгән шәхесләрнең берсе – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов белән сөйләштек.
Шулай ук юбилей санында татфак укытучылары һәм галимнәренең язмалары, факультет тарихын, аның традицияләрен һәм күренекле шәхесләрен яктырткан материаллар да урын алды.
Журналның сентябрь саны татар филологиясен төрле елларда тәмамлаган, бүген мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хезмәт куючы укытучы һәм тәрбиячеләрнең дәрес һәм шөгыль эшкәртмәләрен дә берләштерә. Бу язмалар аша татфакта тупланган педагогик тәҗрибәнең бүгенге көндә ничек дәвам итүен күрергә мөмкин.

 

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ