Логотип Магариф уку
Цитата:

Туры юлны әни күрсәтә

– Күршемнең малаен тәрәзәдән күрдем дә конфет бирим дип чыккан идем. Әллә кая китеп барган. – Нигә этләрне ашатмыйсың? Алар мәрхәмәтлерәк бит…

Ике апаның шушы сөйләшүен ишетеп, ирексездән туктап калдым. Конфет тотканы гаҗәпсенүемне сизеп бугай, азрак миңа табарак килде дә: «Кырыкка җиткән малае бар. Эчә. Әнисенә көн күрсәтми. Тормышы тәмуг аның», – диде.

Ни өчен кайчак балалары үсеп җитеп, әти-әнисенең тормышын тәмутка әйләндерә соң? Югыйсә ата-анага кадер, хөрмәт күрсәтү кирәклеге турында мәктәптә дә күпме аңлаталар, өйрәтәләр. Күпме шигырь ятлаталар, күпме әсәр укыталар. Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре үзе генә дә ни тора?!

Динебезгә күз салсак та, ата-ананың хакы турында әйтелгән Коръән аятьләре, хәдисләр күп. «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән хәдисне ишетми калган
кеше юктыр. Ә менә мәгънәсе турында уйланабызмы соң? Ә бит мәгънәсе тирәндә аның. Бердән, әниләргә кадер, хөрмәт күрсәтеп кенә җәннәтле була алуыбызны аңлатса, икенче яктан, әни тәрбиясе нинди булырга тиешлеккә дә ишарәли ул.

Кешегә туры юлны кем күрсәтергә тиеш? Әни. Дөньяга ни өчен килүебезне, җирдәге тормышның асыл мәгънәсен, максатын кем аңлатырга тиеш? Әни.
Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәклекне кем өйрәтергә тиеш? Әни. Кыскасы, фитрый иман белән дөньяга килгән баланың иманын кем сакларга һәм үстерергә тиеш? Әни. Хәдистә дә, җәннәт әниләрнең аяк астында, диелә бит. Мәчетнең яисә имамның, диелмәгән. Алар ярдәм итүчеләр генә. Төп тәрбияне әни кеше бирә. Мәчет яисә мәктәптә, укытучы яки имам да түгел. Бала дигән «җимеш»не үстерүче дә әти-әни, үсеп җиткәч, «тәме»н татучылар да үзләре үк.

Хәзерге ата-ананың хыялы  – баласына яхшы белем бирү, яхшы эшкә урнаштыру… Бу табигый дә, чөнки шул рәвешле балаларының киләчәген кайгырталар. Әмма бакыйлыкка күчкәч, ахирәт тормышы да бар бит әле. Анысын кайчан кайгырта башларга кирәк? Әлбәттә, сабый чактан, фитрый иманны үстерүдән. Хәзерге әниләрнең җавабы әзер: үзем дә белмим бит әле, балама ничек өйрәтим соң, диячәкләр. Белмим дип тору килешми, чөнки Аллаһ сүзен ишетү, уку өчен мөмкинлектән күп нәрсә юк. Әлхәмделиллаһ. Шуңа күрә, әниләр, алыгыз кулыгызга китап, укыгыз, өйрәнегез һәм өйрәтегез сабыйларыгызны! Үтәгез үз вазифагызны.

Нурия ӘЛМИЕВА


Безнең белешмә:

  • Тәрбия эшендә югарырак максатлар куегыз яки балагызның тамагы тук, өсте бөтен булуын кайгырту белән генә чикләнмәгез.
  • Балаларыгызга яхшы тәрбия бирергә омтылыгыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең: «Әти кешенең баласына калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – дигән хәдисен истән чыгармагыз.
  • «Аллаһ бар. Ул – мәрхәмәтленең дә мәрхәмәтлесе. Бөтен нәрсәне күреп, белеп, ишетеп тора һәм кешеләрне беркайчан да үзенең рәхмәтеннән ташламый», –  дигән сүзләрне балаларыгызга кечкенәдән үк аңлатыгыз.

 

Фото: © Владимир Васильев/«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ