Җәлилле иҗат
Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 тулу уңаеннан журналга язылучыларыбыз арасында, Муса Җәлилнең Казан шәһәрендәге музей-фатиры белән берлектә, яңа иҗади бәйге игълан итәбез.
Бәйгедә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм иҗади әти-әниләр катнаша ала.
Номинацияләр:
1. Дәрестән тыш чара сценарие.
2. Дәрес эшкәртмәсе.
3. Презентация.
4. Видеоролик.
5. Иҗади эш – кул эшләнмәсе.
6. Муса Җәлил музей-фатирындагы бер экспонат тарихы.
Бәйге эшләре һәм гаризалар gaila-mektep@mail.ru электрон адресына февраль азагына кадәр кабул ителә. «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турында квитанция күчермәсен дә беркетергә онытмагыз.
Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәрендәге Муса Җәлил музей-фатирында узачак.
Бәйге нигезләмәсе белән биредән таныша аласыз





Комментарийлар