Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта яшь укытучыларны осталыкка өйрәтәләр

Осталык, тәҗрибә еллар дәвамында эшли-эшли туплана. Янәшәңдә сиңа киңәш-табыш бирердәй, алар ярдәменә таянырдай тәҗрибәле остазлар булса, сайлаган һөнәрең серләренә тизрәк төшенәсең, тәҗрибә туплыйсың. Мөгаллимлек юлын үз иткән яшь укытучылар өчен дә бу шулай.

Әлеге хакыйкатьне кыйбла итеп алып, Актанышта һәртөрле үтемле чараларны эшкә җигәргә тырышалар. Әйтик, шушы көннәрдә районда “Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү” дигән темага семинар үткәрелде. Аны район мәгариф идарәсе методисты И. И. Галиева алып барды. Киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.М.Шакирова, ветеран укытучылар Ф. З. Шәйгарданова, Ф. Ф.Зәйнуллина, В. М. Чинаева, Ә. Г. Нуриева, В. М. Хәернасова, педагог-психолог Р. Н. Фәйзрахманова, район методик берләшмәсе җитәкчесе Ч. Р. Шәрипова, яшь педагоглар катнашты.

 

Соңыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова “Яшь мөгаллимнең бер көне” дигән видеодәрес конкурсына йомгак ясады, җиңүче һәм катнашучы мөгаллимнәргә дипломнар, сертификатлар тапшырды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото Актаныш районы мәгариф идарәсе архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ