Логотип Магариф уку
Цитата:

«Исемдә калганнар»га багышлап

11 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г. Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повесте язылуга 115 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

Анда Г.Тукайга, аның иҗатына  багышлап иҗат ителгән һәм бүгенге көндә  ТР Милли музее фондларында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Алар арасында Б. Урманче, Б. Әлминов, Ф. Әминов, В. Куделькин, М.Казаков, Р. Заһидуллин, Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин  И. Зарипов, Г. Житков, В. Федоров, З. Гыймаев, Р. Гыйләҗев, Р. Яманова кебек күренекле рәссамнарның эшләре урын алачак. Күргәзмәдә шулай ук «Исемдә калганнар» әсәренең төрле елларда нәшер ителгән  басмалары да урын алачак. Алар арасында Г. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән китабы – повестьның беренче басмасы зур кызыксыну тудыра.

                                                                                                            Р.Яманова рәсеме

 «Исемдә калганнар» автобиографик повестеның язылу тарихына килсәк, Г.Тукай бу хакта үзе  «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды»,– дип язган.  1909 елның сентябрендә  иҗат ителгән  повесть  шул ук елның  12 ноябрендә «Үрнәк» матбагасында Г. Тукайның фотосурәте белән аерым китап  булып 4000 тираж белән басылып чыга.  38 битле әлеге китапта  Г. Тукайның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачагы сурәтләнә.   

Күргәзмә 3 декабрьгә кадәр эшләячәк.

                                                                                                       Х.И.Казаков рәсеме

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ