Казан һәм Кокушкино музейлары бер тарихи хикәягә берләшәчәк
Казандагы В.И. Ленин йорт-музее белән Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы киләчәктә бер-берсен тулыландыручы бердәм музей киңлеге буларак тәкъдим ителәчәк. Яңа концепция нигезендә ике музей да Ульяновлар гаиләсе тарихын, XIX гасыр губерна дворяннарының көнкүрешен һәм Владимир Ульяновның Казан чоры белән бәйле вакыйгаларны бербөтен итеп ачачак.
Казандагы В.И. Ленин йорт-музее мөдире, төбәкне өйрәнүче Марк Шишкин сүзләренә караганда, нәкъ менә әлеге йортта яшь Владимир Ульяновның дөньяга карашы тамырдан үзгәрә. Биредә ул Карл Маркс хезмәтләре белән таныша һәм соңрак аның сәяси карашларына йогынты ясаган фикерләрне үзләштерә башлый.
– Нәкъ менә шушы йортта Ульяновның дөньяга карашында җитди борылыш була, – дип билгеләп үтә Марк Шишкин.
Ике катлы агач йорт бүген дә үзенең тарихи йөзен саклап калган. Беренче катта – өйалды, ике аш-су бүлмәсе һәм балалар бүлмәсе, икенче катта исә кунак бүлмәсе белән веранда урнашкан. Музейга килгән кешедә биредә һаман да гаилә яши дигән тәэсир туа. Экспозициянең музей булуын бары тик саклагыч киртәләр һәм берничә телдә урнаштырылган мәгълүмати такталар гына искәртә.
Белгечләр фикеренчә, Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы яңартылып ачылганнан соң, Казандагы йорт-музей белән ул бердәм тарихи маршрутның мөһим өлешләренә әвереләчәк. Әлеге маршрут аша кунаклар Ульяновлар гаиләсе язмышын, Казан губернасындагы дворян утарының тормышын һәм Владимир Ульянов биографиясенең Казан чоры үзенчәлекләрен тагын да тирәнрәк аңлый алачак.
Автор фотолары





Комментарийлар