Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Сабан туе турында фильмнар күрсәтелә

Казанның Аксенов исемендәге скверда 26 июнь көнне республика архив киносы фестиваленең яңа кино кичәсе узачак. «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе милли гореф-гадәтләр, җырлар һәм йолаларны үзенә алган татар халык бәйрәменә багышланган «Сабантуй» бүлегенең кинотасмаларын күрсәтәчәк

Тамашачылар ике картинаны күрә алачак:
«Сабантуй төсләре» (реж. Виктор Беспалов, 1976 ел)
Бу Сабантуй традицияләре турында өч өлештән торган документаль фильм. Милли бәйрәм кинотасмада төсле тамаша итеп күрсәтелә, анда  һәркем үз күңеленә яраклысын таба алачак.  
 «Татарометражки-2» (реж. Салават Юзеев, 2017 ел)
«Инновация» фондының өч кыска метражлы фильмы циклы. «Любовь до гроба» («Кабергә кадәр мәхәббәт») кинолентасында бәхет хакына хисләр һәм өметсез гамәлләр турында сөйләнелә. «Кое-что из ее дневника» («Көндәлегенең бер өлеше») – кара комедия, гади офиста булган ваҗигале хәл.  Картинада кечкенә ялган һәм фаҗигале нәтиҗәләр турында хакында бәян ителә. «Батыр, син кайда?» чын ир-ат дуслыгын тасвирлый торган фильм: өч иптәш яман гадәтләреннән арына һәм язмышын үзгәртә.
 
Фильмнарны Аксенов исемендщге скверда 26 июнь көнне 19:30 да ачык һавада тамаша кылып булачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә проект авторлары.
 

 Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ