Кыңгырау урынына патриотик җырлар
Февраль аенда Россия мәктәпләрендә тәнәфес вакытларында патриотик җырлар һәм музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Укучылар Совет чоры мәшһүр көйләрен дә, заманча патриотик җырларны да ишетәчәк.
Әлеге музыка балаларга ата-бабаларыбызның батырлыкларын, Ватанны саклауның әһәмиятен искә төшерергә ярдәм итәчәк.
«Кыңгырау урынына музыка» проектының февраль программасы Ватанны саклаучылар көне белән генә чикләнми, ә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне һәм Россия фәне көне уңаеннан да әзерләнгән:
- «Защитники России» ( Елена Обухова музыкасы һәм сүзләре, башкаручы – Ольга Быкова);
- «На побывку едет молодой моряк» (слова Виктора Бокова, Александр Аверкин музыкасы, башкаручы – Людмила Зыкина);
- «Экипаж – одна семья» (Юрий Погорельской сүзләре, Виктор Плешак музыкасы, башкаручы – ВИА «Самоцветы»);
- «Я голосую за жизнь» (Денис Майданов сүзләре һәм музыкасы, башкаручылар – Денис Майданов, Хор Первых, детский музыкальный театр «Домисолька»).
Яңгыраячак композицияләр белемгә омтылыш белән Ватанга фидакяр хезмәт итү арасындагы аерылгысыз бәйләнешне ассызыклый.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар