Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейларга бушлай кереп булачак!

Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиаллары ачык иәекләр көне оештыра

2 июль көнне  Милли музей һәм аның филиалларына кереп, тарих белән танышу бушлай булачак!


Музейлар исемлеге;
Габдулла Тукай әдәби музее

А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее

 В.И. Ленин йорты - музее

Муса Җәлилнең музей-фатиры

Е. А. Боратынский музее

 Печище авылындагы Янка Купала музее

Красновидово авылында А. М. Горький музее

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы

 Шәриф Камал мемориаль фатирлы татар әдәбияты тарихы музее

 Каюм Насыйри музее

Тарихи белешмә: Татарстанның Милли музее – Россиянең иң зур мирасханәләренең берсе. Тарихка күз салсак, ул 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. 
Музей Татарстан һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты»  бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә.

 

Фото: ТР Мәдәният министырлыгы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ