Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Мишка» киноклубы проекты гамәлгә ашырылды

«Илһам» милли мәдәниятне үстерү фонды, ТР «Татаркино» белән берлектә, “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Мишка» киноклубы” социаль проектын уңышлы тормышка ашырды.

Киноклуб эшчәнлеге аша ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның социаль-мәдәни үсешенә ярдәм итүче чаралар комплексы үткәрелде: гаиләләр өчен «Мишка» фильмын күрсәтү сериясе, фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашулар, психологик тренинглар, киноорийлар һәм киноэкскурсияләр узды.
Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Раисе грантын кулланып тормышка ашырылды.

«Мишка» киноклубы Татарстан Республикасының киң географиясен колачлады: проектның иҗади командасы Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Буа шәһәрләрендә булды. Шулай ук киноклуб ТР ДБУК «Татаркино» кинозалында һәм Казан кинотеатры «Мир»мәйданчыгында узды, - ди проект авторлары.

Проект чараларында Татарстан Республикасы социаль приютларыннан һәм интернатларыннан балалар катнашты: Баулы муниципаль районының «7Я» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сокол мәктәп-интернаты, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Лениногорск балалар йорты, «Чаллы шәһәре  округындагы «Асылташ» яшүсмерләр йорты,  Минзәлә муниципаль районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты,  психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йорты (Казан шәһәре), шулай ук Буа Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тәрбияләнүчеләре.

«Мишка» фильмы тәрбия функциясен үти һәм чын кыйммәтләрне пропагандалый: дуслык, якыннарга ярдәм итү, игелекле эшләр башкарырга омтылу, шулай ук яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуда игелекле мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
 

Фото ТР «Татаркино» сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ