Тел өйрәтүдә ана кеше беренче урында!
Филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Юсуповның өр-яңа басмалары дөнья күрде. Танылган галимнең «Тәрҗемә теориясе һәм практикасы», шулай ук «Туган телебез сагында» («На страже родного языка») дигән саллы хезмәтләре укытучылар, филологлар, журналистлар һәм туган тел өчен җан аткан һәркем өчен файдалы булачак.
Студентлар белән үзем дә өйрәндем
Матбугатта мин татар теле һәм укытуда нинди дәреслекләр кирәклеге турында да еш язам. Үзем педагогика институтында укытканда мәктәпләрдә методист булып та күп йөрергә туры килде. Шуңа күрә теманы төбеннән аңлыйм. Студентлар белән бергә үзем дә өйрәндем. Ректор булгач, 1980–1990 еллар башыннан алып, татар мәктәпләрен – үзебезнекен үстерү ягын карадым, чөнки рус мәктәпләренең аңа ихтыяҗы юк. Безнең татар мәктәпләрендә проблемалар җитәрлек иде һәм хәзер дә бар әле ул.
Казанның Иске Татар бистәсендә җәяү йөрергә яратам мин. Элеккеге Нариман, Тукай, Насыйри, Татарстан урамнары тирәсендә азәрбайҗан, таҗик, үзбәкләр күпләп яши. Балалар әти-әниләре белән рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшә. Их, безнең татар кайчан үз илендә үз телендә сөйләшә башлар икән, дип еш уйланам. Кыскасы, көндез дә, төнлә дә Казанда татарча сөйләшкән кеше очраткан юк...
Татарның кемнәре генә юк: аларны барлап, исемлеген булдырырга иде. Шулар турында системалы рәвештә сөйләргә, язарга, күрсәтергә кирәк.
Исемлек булдырырга иде
Татарга милли горурлык җитми шул. Безнең Биектау районы Кече Битаман авылыннан разведчик Исхак Әхмәров чыккан. Ул – заманында Америкада разведчиклар башлыгы булган шәхес. Менә шундый геройларыбызны да белмиләр. Моннан алтмыш еллар элек ачык океанда шхунада калган һәм 49 көн ачка интегеп тә үлемгә бирешмәгән Әсхәт Җиһаншинны нишләп танытмаска?! Югыйсә китаплар да язылган, кинолар төшерелгән. Татарның кемнәре генә юк бит! Менә аларны барлап, исемлеген булдырырга иде. Шулар турында системалы рәвештә сөйләргә, язарга, күрсәтергә кирәк. Үз тарихыбызны белсәк, милли үзаң һәм горурлык хисе дә туар иде бит. Татарстан тарихын өйрәнүне тыйсалар да, мәктәпнең үз хокуклары да бар бит әле. Балаларга, яшьләргә туган телләрен өйрәтү аларда ата-аналары, әби-бабалары, халкың, Ватаның белән горурлану хисләре тәрбияләү аша башкарылырга тиеш. Безнең халкыбыз үзләрен алдынгы итеп санаган башка милләтләрдән һич кенә дә, бер ягы белән дә ким түгел. Без – бай тарихлы, алга киткән мәдәниятле, югары әхлаклы халык.
Гаиләнең дә, мәктәпнең дә үз урыны
«Балага туган телен кем өйрәтергә тиеш: гаиләме яки мәктәпме?» дигән сорау кую, гомумән, дөрес түгел. Бу эш белән аларның икесе дә нәтиҗәле итеп, җиренә җиткереп шөгыльләнгәндә генә, туган телләрен камил белгән балалар һәм яшьләр тәрбияләргә мөмкин. Ана телен өйрәтүдә гаиләнең дә, мәктәпнең дә үз урыны бар. Бала бишектән ана телен ишетеп ятарга тиеш. Акыллы татар аналары нарасыйлары белән һәрвакыт үз телләрендә сөйләшә. Тел өйрәтүдә ана кеше беренче урында. Гаиләдә бәлкем әдәби телне камил рәвештә өйрәтеп тә булмаска мөмкин. Шунлыктан аны мәктәпләрдә дәвам иттерергә кирәк. Гаилә белеме белән генә чикләнсәк, мәктәпләрнең кирәге дә булмас иде. Башлангыч мәктәптә ана теле укыту җитә, дип сүз болгатучыларны да һич кенә дә аңламыйм. Тел булмаса, милләт булмый. Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк!
Бала бишектән ана телен ишетеп ятарга тиеш. Акыллы татар аналары нарасыйлары белән һәрвакыт үз телендә сөйләшә.
Базар телен белер өчен күп кирәкми
Бу хезмәтләрем һөнәре татар теле белән тыгыз бәйләнгән кешеләр өчен. Һичьюгы татар телен уртача белгәннәргә. Урта белеме булганнар аңлар, файдасын күрер, дип ышанам. Ялгыш язылган яки эфирда яңгыраган хаталарны мисалга китерәм һәм шуның янында ничек дөрес булырга тиешлеген дә күрсәтәм. Әлеге китапларым журналистлар, укытучылар өчен файдалы булыр иде. Телне күбесенчә журналистлар боза. Аларны гаепләп әйтмим, бу – аларның гына түгел, ә барыбызның да төп бәласе. Мәктәпләрдә начар укыта башладылар. Журналистикага икенче өлкәдән килүчеләр дә шактый. Университетта журналистикада татар бүлеген бетерделәр. Дәүләт дәрәҗәсендә татар телен күтәрү башланмаса, безнең киләчәк өметсез: гуманитар катастрофа күрәчәкбез. Бу мәсьәләгә җитди карап, мәктәпләрнең эшен тикшереп, махсус программа төзү сорала. «Татар телен үстерү һәм саклау программасы» кирәк безгә. Безнең канун бар, ул канунны беркем дә бетермәде. Аны оныттылар, ә ул гамәлдә булырга тиеш. Мәктәпләрдә әдәби тел укытыла, ә әдәби тел бетсә, милләт бетә дигән сүз. Базар телен белер өчен күп гыйлем кирәкми.
Альберт Сабир фотосы
Комментарийлар