Түбән Камада 1 нче гимназияне яңарталар
Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт ясала. Гомуми мәйданы 6885 кв. м булган мәгариф учреждениесе бинасы Гагарин урамында урнашкан.
Комплекслы капиталь ремонттан тыш, биредә территорияне төзекләндерү, яңа җиһазлар кайтару һәм урнаштыру планлаштырылган, дип хәбәр итә ТРның Төзелеш министрлыгы.
Хәзер биналарда сүтү эшләре, җылыту, су, канализация һәм электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау төгәлләнеп килә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда федераль һәм республика программалары буенча Татарстанда 55 мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
Әйтик, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы паспорты белән 18 муниципаль берәмлектә 36 мәктәп яңартылачак, гомуми суммасы 3,2 млрд сумнан артык.
Моннан тыш, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау республика программасына 1,86 млрд сумга якын финанслау белән 19 мәктәп кертелгән.
Фото: Альберт Сабир





Комментарийлар