131 нче лицейда иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары
Бүген Казан шәһәренең 131 нче лицеенда «Физмат алгарыш» республика проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды.
Бүген Казан шәһәренең 131 нче лицеенда "Физмат алгарыш" республика проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды. Биредә Казан, Иннополис, Бөгелмә шәһәрләре, Арча, Балтач, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан һәм башка районнардан килгән мәктәп директорлары, методистлар, укытучылар катнашты.
Алар укучыларның проект эшләре белән танышты, төгәл фәннәрдән ачык дәресләр карады һәм үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белемне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова кызыклы һәм эзлекле очрашу оештырулары өчен 131 нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина һәм аның коллективына рәхмәтен белдерде һәм үз күзәтүләре белән дә уртаклашты.
Тәҗрибә уртаклашырга килгән Бөгелмә районының 2 нче лицее директоры Геннадий Иванов та әлеге проектка ничек килүләре, укыту алымнары хакында сөйләде, грантка бирелгән акчаның нинди максатларда тотылуы хакында сөйләде, бүгенге очрашу хакында үз фикерләре белән бүлеште.





Комментарийлар