Логотип Магариф уку
Цитата:

2 майда Казан Кремле музейларына бушлай керергә мөмкин

2  майда республика халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте. Бу көнне «Эрм...

2  майда республика халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте. 
Бу көнне «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстанның табигый тарих музеена, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена, Благовещенск соборы тарихы музеена, «Манеж» күргәзмә залына, Гавами урыннарның күргәзмә залларына керү ирекле булачак. Бу учреждениеләрдә 10:00 дән 17:00 гә кадәр сеанслар һәр ярты сәгать саен башланачак.
Ислам мәдәнияте музеенда сеанслар һәр ярты сәгать саен 9:00 дән 19:00 гә кадәр узачак.
Музейга керү өчен сайтта яки учреждение кассасында бушлай билет алырга кирәк. Экспозициягә керү билетта күрсәтелгән вакыт буенча башкарылачак
Исегезгә төшерәбез:  күптән түгел «Хәзинә» галереясы күргәзмәләргә ирекле керү мөмкинлеген ачкан иде. Акция 1  майга кадәр дәвам итәчәк. Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ