Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 елда педвузлардагы яңа профильләр

Россиядә 20 июньдә старт алган кабул итү кампаниясендә Мәгариф министрлыгының 38 педагогик югары уку йорты һәм аларның 12 филиалы катнаша. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. "Онлайн вузга керү" супер...

Россиядә 20 июньдә старт алган кабул итү кампаниясендә Мәгариф министрлыгының 38 педагогик югары уку йорты һәм аларның 12 филиалы катнаша. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. "Онлайн вузга керү" суперсервисына 34 педуниверситет һәм барлык филиаллар тоташтырылган.
2023/2024 уку елында педагогик юнәлешләре буенча бюджетка 75 мең кеше керә алачак.
2023 елда педвузларда беренче тапкыр берничә профиль игълан ителгән, алар кысаларында абитуриентлар керү өчен юнәлешләр сайлый алачак. Болар – географик белем бирү технологияләре, мәгарифтә мәгълүмати системалар һәм технологияләр, технологик белем бирү һәм робототехника, белемдә сәламәтлек саклаучы технологияләр, инженер педагогикасы, мәгарифтә медиакоммуникация, һөнәри белем бирүдә эксперт-аналитик эшчәнлек.
Педагогик югары уку йортларында СВО катнашучыларының гаиләләренә квота гамәлдә. Абитуриентларга ярдәмгә БУДЬУЧИТЕЛЕМ.РФ бердәм навигаторы булдырылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ