Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алдынгылар хәрәкәте» спорт фестивале меңәрләгән укучыны Казанга җыйды

Казанда 19 майдан башлап өч көн дәвамында илебезнең меңәрләгән укучысы «Алдынгылар хәрәкәте» спорт фестивалендә ярышларда катнашты. «Урам» экстрим паркында «Алдынгылар хәрәкәте»нең Бөтенроссия спорт ф...

Казанда 19 майдан башлап өч көн дәвамында илебезнең меңәрләгән укучысы «Алдынгылар хәрәкәте» спорт фестивалендә ярышларда катнашты. «Урам» экстрим паркында «Алдынгылар хәрәкәте»нең Бөтенроссия спорт фестивале узды. Илнең 40 регионыннан 1000  нән артык бала бу ярышка килде. Фестивальнең алып баручысы спорт комментаторы Дмитрий Губерниев булды.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов: «Бу фестиваль кемнеңдер хәтерендә алтын, көмеш, бакыр булып та истә калыр. Әмма ничек кенә булмасын, сез һәркайсыгыз да җиңүчеләр», –  дип сәламлау сүзләрен әйтте.
Бу көннәрдә биш юнәлеш буенча ярышлар узды.  «Күңелле стартлар»,  һава атлетикасы буенча «Беренчеләр көче», «Сәламәт хәрәкәт» проектлар конкурсы, «Шахматлар буенча ярыш» һәм «Кыюлар уены» дип аталган каршылыклар юлын узу да укучыларга кызыклы һәм нәтиҗәле сынау булды.
«Алдынгылар хәрәкәте» меңәрләгән баланы берләштереп өлгерде инде. Бүген бу хәрәкәт ил буйлап ныклы адымнарын атлый. Балалар үзләренә фикердәшләр таба һәм хәрәкәткә бик теләп кушыла»,  – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» региональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөйләманов катнашучыларны сәламләгәндә.

Бөтенроссия «Алдынгылар хәрәкәте» спорт фестивале «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уздырыла.

Айсылу Имамиева


Фотолар: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ