Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгедә Гран-при иясе билгеле булды

Кичә күренекле җырчыбызның 90 еллыгына багышланган гала-концертта Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе игълан ителде. Бәйгенең җиңүчесе - Татьяна Ефремова. Ул Яшел Ү...

Кичә күренекле җырчыбызның 90 еллыгына багышланган гала-концертта Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе игълан ителде. Бәйгенең җиңүчесе - Татьяна Ефремова. Ул Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре-2016» титулы иясе. Шушы көннәрдә Казахстанда да Voice of Turan бәйгесендә Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Польша, Белоруссия, Молдова, Грузия, Бурятия, Болгария, Португалия, Испания, Аргентина җырчылары арасында җиңү яулап кайтты. 
Фестивальдә быел 13 илдән 600дән артык кеше катнашкан. Гала-концертта Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары чыгыш ясады.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ