Әлмәт нәниләренә яңа балалар бакчасы
Әлмәт нарасыйларына «Полянка» балалар бакчасы Полевая урамында төзелде.
Гомуми мәйданы 4200 кв. м булган өч катлы бина 164 урынга исәпләнгән. Бинада 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түгәрәкләр, методика кабинеты, музыка һәм спорт заллары урнашкан. Биредә шулай ук азык-төлек һәм медицина блоклары, кер юу бүлмәсе, администрация кабинеты, персонал бүлмәсе, лифт холллары бар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.
Шулай ук төзүчеләр яңа балалар бакчасы территориясен төзекләндерделәр, уен мәйданчыклары һәм җылыту блогы урнаштырдылар. Моннан тыш, учреждениедә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы булсын өчен пандуслар җиһазландырылган.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар