Әлмәтнең «Яңа Кәшер санаторий интернат-мәктәбе»нә язучылар килде
16 март көнен Әлмәт районы дәүләт бюджет озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы сәламәтләндерү гомум белем бирү учреждениесе «Яңа Кәшер санатор интернат- мәктәбе» укучыла...
16 март көнен Әлмәт районы дәүләт бюджет озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы сәламәтләндерү гомум белем бирү учреждениесе «Яңа Кәшер санатор интернат- мәктәбе» укучылары түземсезлек белән көтте, чөнки алар янына очрашуга танылган балалар язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килде. Балалар укытучылары һәм тәрбиячеләр белән бергә алдан ук бик күп китапларын укып әзерләнгәннәр. Очрашу вакытында Резеда Фәрхетдинованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар, Лилия Фәрхетдинованың «Җырны сайлый белергә кирәк» әкиятен чын артистлар кебек сәхнәдә уйнап күрсәттеләр. Укучылар алдан әзерләп куйган сораулары белән беррәттән аралашу вакытында туган сорауларын да бирделәр. Язучы апаларыннан шигырь ничек туа, әкият ничек языла икән дип кызыксындылар. Лилия Фәрхетдинованың әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карап узгач, киләсе очрашуга үзләре дә мультфильм төшерергә вәгъдә бирделәр. Ахырдан Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар санатор интернат- мәктәбе китапханәсенә үз китапларын бүләк иттеләр һәм нәни китап сөючеләр белән бергә күмәк фотога төштеләр. Очрашу бик матур узды, ул балалар күңелендә бик озак еллар дәвамында җылы хисләргә төренеп сакланыр.
Комментарийлар