Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә - «Беренчеләр хәрәкәте»

Әлмәттә 12 апрельдә «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасын ачу тантанасы булды. Анда 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 26 яшь әлмәтле инде хәрәкәттә.Хәрәкәтнең тантаналы ачылы...

Әлмәттә 12 апрельдә «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасын ачу тантанасы булды. Анда 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 26 яшь әлмәтле инде хәрәкәттә.
Хәрәкәтнең тантаналы ачылышын кешенең космоска беренче очышын бәйрәм итүгә багышладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Пионериягә альтернатива буларак «Беренчеләр хәрәкәте» оештырыла. Кызыл галстук урынына кызыл бертлар һәм футболкалар килә. Бөтенроссия оешмасы, оештыручылар бөтен ил балаларын бер уртак патриотлык идеясе һәм үз максатларына ирешү, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә беренче булу өчен берләштерергә ниятли.
Беренче бүлек «Сфера» интеллектуаль-ял итү үзәгендә урнашачак. Хәзер хәрәкәттә 26 катнашучы исәпләнә.
Укучылар гына түгел, студентлар да үзләрен күрсәтә ала. Анда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. «Сфера» үзәге базасындагы бүлекчә тантаналы ачылуга 2 атна кала эшли башлый. Катнашучы булу өчен проектның рәсми сайтында гариза бирергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ