«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды
«Апуш» студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.«Бик көчле спектакльләр бар иде. Шуңа да бу җиңү бик кадерле», – диде Казан шәһәре...
«Апуш» студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
«Бик көчле спектакльләр бар иде. Шуңа да бу җиңү бик кадерле», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә «Апуш» җиңеп чыккан. Спектакльне композитор Зөлфәт Вәлиуллин бизәгән.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан синоптикларыннан алдагы берничә көнгә һава торышы
Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне кү...

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.
Дүшәмбе төнлә һәм иртән томан көтелә, шул ук вакытта көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-9 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне синоптиклар урыны белән бераз яңгыр явачак дип фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә. Һава температурасы бераз түбәнәя: төнлә +2..+7, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы төнлә моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәячәк – термометрның терекөмеш баганасы -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар