Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча педагоглары теплоходта сәяхәттә

Хәзер күпләрдән: «Профсоюзларның совет заманында бар иде дәрәҗәсе. Эшен дә эшлиләр иде, сүзләре дә үтә иде», – дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел үзе. Әмма хәзерге шартларда...

Хәзер күпләрдән: «Профсоюзларның совет заманында бар иде дәрәҗәсе. Эшен дә эшлиләр иде, сүзләре дә үтә иде», – дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел үзе. Әмма хәзерге шартларда профсоюзлар оешмасының эшен гөрләтеп оештырган хезмәт коллективлары юк-юкта да бар әле. Барыннан да бигрәк, бу – профсоюз лидерының нинди булуыннан тора. Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы – нәкъ менә шундыйлар рәтеннән. Чөнки җитәкчесе Вакыйф Харисов  чын мәгънәсендә профсоюз вожагы инде. Эшен дә оештыра белә, башкалар мәнфәгатен дә кайгыртырга вакытын да, җаен да таба. Укытучыларның ялын оештыруда да әллә нинди мавыктыргыч чаралар уйлап таба. Район укытучылары катнашында спартакиадалар, шахмат-шашка турнирлары үткәрү дисеңме, смотр-конкурслар, турпоходлар оештырумы... Әле менә бу көннәрдә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы әгъзалары – укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр өч көнлек Идел елгасы буйлап «Ф.И.Панферов» исемен йөрткән теплоходта сәяхәттә йөри. Районнан барысы 19 кеше. Бүген юлга кузгалдылар. Бүген алар Түбән Новгород шәһәренә килеп җитәселәр. Теплоходта күңелле. Программа эчтәлекле төзелгән. Концертлар, караоке, кино, мастер-класслар... Новгородта тагын сәяхәтләр оештырылачак. Күңелле яллар телибез.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ