Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада туристлар слеты булып узды

Сәяхәт итәргә кайсыбыз гына яратмый икән?! Бу җәһәттән, Арча районы мөгаллимнәренә җитми инде! Шулай булмаса, яз белән җәй фасыллары үзара кул бирешкән бу көннәрдә үзләрендә шаулап-гөрләп туристлар сл...

Сәяхәт итәргә кайсыбыз гына яратмый икән?! Бу җәһәттән, Арча районы мөгаллимнәренә җитми инде! Шулай булмаса, яз белән җәй фасыллары үзара кул бирешкән бу көннәрдә үзләрендә шаулап-гөрләп туристлар слеты уздырырлар идемени?! Ул Үрнәк авылы янындагы табигать кочагында үтте. Слетка мәктәптә укучы балалар җыелды. 15 мәктәптән 19 команда катнашты. Слет бик күңелле үтте. Аны Укучылар сарае район мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.

Туристик слетның  беренче көнендә тантаналы ачылыштан соң укучылар өчен спорт туризмы буенча ярышлар уздырылды, аерым алганда, спорт ориентлашуы буенча командалар үз осталыгын күрсәтте, бауны төйнәп бәйләүдә, палаткаларны сүтеп-җыюда ярыштылар.
Командалар шулай ук поход ашамлыклары да әзерләп күрсәттеләр.

Конкурсның беренче көне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм җыр конкурсы белән төгәлләнде, Слетның икенче көнендә катнашучылар катамараннарны суда иярли алу осталыклыкларын күрсәттеләр, җәяү йөрү дистанциясендә ярыштылар.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: arskmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ