Логотип Магариф уку
Цитата:

Атабай мәктәбендә «Әдәби хәзинә»

Бу арада Лаеш  районының   Россия Федерациясе Герое Әхмәтшин Марат Радикович исемендәге Атабай урта гомуми белем мәктәбе умарта күчен хәтерләтеп «гөж» килеп алды. Шулай булмый җае да юк...

Бу арада Лаеш  районының   Россия Федерациясе Герое Әхмәтшин Марат Радикович исемендәге Атабай урта гомуми белем мәктәбе умарта күчен хәтерләтеп «гөж» килеп алды. Шулай булмый җае да юк: ТНВ каналы мәктәпкә көн дә килми.   «Мәктәпне 2008 елда тәмамлаган  Муса Жәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь Булат Ибраһимов катнашында  «Әдәби хәзинә» тапшыруын төшерәчәкләр!» дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде.    «Зәңгәр шәл»дәге сыман  «Булат, Булат кайткан, бүләк алып кайткан!» – дип җырлап җибәрергә дә була мондый чакта.

Шагыйрь белән очрашу чыннан да дулкынландыргыч уза. Булат абыйлары  мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклашып кына калмый,  шигырь язу серләренә дә туктала.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Дәүләт кызы Шәрапова исә үз чиратында Булат Ибраһимовның  мәктәптә укыганда ук укытучыларның үтенече буенча төрле темаларга шигырьләр  язуын,  төрледән-төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәләргә ирешүен искә төшереп узды.


-Балалар да җавапсыз калмады. Рәзинә Хәлиуллина, Эвелина Даянова, Лилия Якупова, Айзилә Бакирова, Азалия Кәримова, Айсылу Хәлиуллина минем шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан укыдылар, ди шагыйрь.
Хәзер инде «Әдәби хәзинә» тапшыруының  эфирга чыгуын  гына  көтәсе калды.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ