Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтиләр дә карталы булачак

Соңгы елларда «карта» сүзе аеруча нык популярлаша төште сыман. Мәгарифтә «Юл картасы» гыйбарәсе кулланылышка керсә, Россиядә 2021 елның сентябреннән гамәлдә булган «Пушкин картасы» да бар тагын. Соңгы...

Соңгы елларда «карта» сүзе аеруча нык популярлаша төште сыман. Мәгарифтә «Юл картасы» гыйбарәсе кулланылышка керсә, Россиядә 2021 елның сентябреннән гамәлдә булган «Пушкин картасы» да бар тагын. Соңгысы буенча ел саен әлеге картага 5 мең сум акча күчерелә дә, 14 – 22 яшьлекләр шул акчага мәдәни чараларга йөри ала. Инде менә тиздән Россиядә «Әтиләр картасы» да барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев Россиянең хезмәт министры Антон Котяковка әтиләрнең һәм балаларның күбрәк бергә үткәрүләре һәм аралашулары өчен шартлар тудыру максатыннан «Әтиләр картасы» кертергә тәкъдим иткән. Аның тәкъдиме буенча бу картага ай саен гаиләдәге һәр бала өчен 2 мең сум акча күчерелергә тиеш икән. Үз тәкъдимен ул: «Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле еш кына киметелеп күрсәтелә. Шушы картадагы акча хисабына гаилә башлыгы баласы белән музейларга, зоопаркка йөри алыр, ә бу чакта әниләр бераз ял итәр иде», – дип дәлилләгән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ