Логотип Магариф уку
Цитата:

Атка калфак нигә кирәк?

“Калфаклы сандугач”, дисәләр үзеннән-үзе Сара Садыйкова образы яңара күңелдә. Ә менә Казан кунакларын, тарантаска утыртып,  шәһәр буйлап йөртүче атка калфак кигезсәләр ни диярсез икән?  Аныс...

“Калфаклы сандугач”, дисәләр үзеннән-үзе Сара Садыйкова образы яңара күңелдә. Ә менә Казан кунакларын, тарантаска утыртып,  шәһәр буйлап йөртүче атка калфак кигезсәләр ни диярсез икән?  Анысы “калфаклы ат” буламы? Бәлкем, ат урынына җигелеп эшләүче татар хатын-кызлары күз алдына киләдер? Әллә башкачамы? Миңа калса, Казан урамнары буйлап атлаганда, пальто кигән атка тап булган кешеләр дә бу кадәр гаҗәпләнмиләрдер. Ни өчен дигәндә, “конь в пальто” дию бүген генә барлыкка килмәгән. 30 нчы еллардагы чекистлар жаргоны диләр аны. Бауман урамындагы авырлыгы 400 кг, биеклеге 3 метрдан артып киткән   авызына папирос  кыстырган, күзләренә пенсне элгән  кыяфәтсез  ул  корыч атны инде сувенир буларак та очратабыз. Алалардыр. Алмасалар ясамаслар иде. Ә менә калфаклы ат нигәдер акылга сыймый әлегә...Чама хисен югалтмаска иде.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ