Багдадта татар киносы тәкъдим ителә
Шушы көннәрдә Багдад шәһәрендә беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза. Әлеге истәлекле вакыйга «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале һәм Гыйрак мәдәният министрлыгының кино һәм Театр департаменты, шулай ук Багдад кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр итә Татаркино оешмасы.
Татарстан киносы көннәре вакытында Багдад шәһәрендә Татарстан кинопродукциясенең иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителә.Ирак тамашачыларына Татарстанның мәдәни мирасы һәм аның кинематография өлкәсендәге казанышлары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирелә. «Тарлан» (реж. Ю. Захарова), «Ибне Фадлан» (реж. А.Мөхәммәтҗанов), «Хәлимә» (реж. Ю. Захарова), «Минем халкым – татарлар. Уңыш коды»(реж. О.Кондрашов), «Әлмәндәр» (реж. С. Киатров).
Кино күрсәтүләрдән тыш, «Ибне Фадлан» картинасы режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов һәм «Тарлан» фильмы продюсеры, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашулар да була.
«Без бик төрле пландагы һәм төрле жанрдагы контент сайладык. Татарстан киносы көннәре югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Гыйракның театр һәм кино департаменты һәм Мәдәният министрлыгыннан тыш, безне шулай ук Гыйрактагы партнерлык Рус йорты – Россия белән бәйле чараларны алга этәрүче актив оешма хуплады», – дип ассызыклады «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры.
Моннан тыш, Миләүшә Айтуганова Багдад югары уку йортларының берсендә укучы студентлар, шулай ук «Алтын мөнбәр»Казан халыкара кинофестивалендә берничә мәртәбә катнашкан Гыйрак кинематография җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар уздыруга өмет белдерде.
Әлбәттә, әлеге чара безнең илләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуда мөһим адым булачак һәм кино сәнгате өлкәсендә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, ди Татаркино вәкилләре.
Фото: «ТАТАРКИНО» матбугат хезмәте
Комментарийлар