Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакчачылык мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк

Татарстанда яшәүчеләргә бакчачылык һәм бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Хокукый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТРда Россия юристлар ассоциацияс...

Татарстанда яшәүчеләргә бакчачылык һәм бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Хокукый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТРда Россия юристлар ассоциациясенең матбугат хезмәте. Консультация 2  майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бакчачылар көненә багышлана.
Татарстанлыларның сорауларына ТРда Россия юристлары ассоциациясе вәкиле, ТР атказанган юристы Сергей Алексеев һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре – продукция җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире һәм профессоры Владимир Фомин һәм Валентин Шилов җавап бирәчәк.
Консультация сорап, 28  апрельдә 8:00 дән 12:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар +7(843)500-00-76 телефоны буенча кабул ителәчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ