Бакчаларда бердәм программа кертелә
Татарстан балалар бакчалары 1 сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирүнең бердәм программасына күчәчәк Россиянең барлык балалар бакчалары 1 сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирүнең бердәм федераль про...
Татарстан балалар бакчалары 1 сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирүнең бердәм программасына күчәчәк
Россиянең барлык балалар бакчалары 1 сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирүнең бердәм федераль программасына күчәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясендә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 31 августтан да соңга калмыйча, барлык балалар бакчалары да мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә төзелгән программаларны эшләргә һәм расларга тиеш.
Профориентациянең бердәм моделе мәктәпкәчә яшьтән башлап эш итүе һәм өлкән һәм әзерлек яшендәге балаларны, шул исәптән ОВЗ белән балаларны да кертеп, эшкә җәлеп итүе мөһим, дип өстәде ул.
Комментарийлар