Балалар табигать сагында
Ютазы урта мәктәбе укучысы Айгөл Вәлиуллина «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Экология – һәркем эше» тематик сменасында катнаша.
«Экология – һәркемнең эше» V Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе җиңүчеләре өчен оештырылган.
Исегезгә төшереп узабыз: программа 11–16 яшьлек яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Программаның максаты – әйләнә-тирә мохитне, табигать ресурсларын саклау һәм яшь буынның экологик культурасын формалаштыру, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Смена эше вакытында укучылар лабораторияләрдә шөгыльләнә, тикшеренү мәсьәләләрен хәл итәргә өйрәнә, урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын тикшерү җайланмалары белән таныша, икенчел чималдан һәм экоматериаллардан декор әйберләре ясау техникасын үзләштерә.
Комментарийлар