Балалар язучылары Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр
15 март көнне Әлмәт шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү ” Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” укучылары янына танылган балалар язучылары, Татарстан Я...
15 март көнне Әлмәт шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү ” Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” укучылары янына танылган балалар язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары апалы- сеңелле Фәрхетдиновалар килде. Очрашуга башлангыч мәктәп укучылары бик нык әзерләнгән. Алар Лилия Фәрхетдинованың ” Аю баласы Аюкайның туган көне”- “День рождения Мишутки”-“Baby Bear’s Birthday” әкиятен өч телдә сәхнәләштереп күрсәттеләр, Резеда Фәрхетдинованың ел фасылларына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, “Балачак җыры” халыкара конкурсында җиңгән “Светофор” җырын җырладылар. Балалар язучы апаларының китапларын укып, әсәрләренә рәсемнәр дә ясап, күргәзмә оештырганнар. Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар китап сөюче нәни дусларының сорауларына җавап биргәч, үз әсәрләрен укыдылар, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр. Мәктәп директоры Сәгъдиева Гөлнара Нил кызы, китапханәче Гөлнара Низамова, башлангыч укытучылары, укучы балалар килгән язучыларга рәхмәт белдерде. Ахырдан барысы бергә истәлеккә күмәк фотога төштеләр.
Комментарийлар