Балтач мәктәбе миллилеккә йөз борган
Һәр уку йортының үз кагыйдәләре, үз мөмкинлекләре булган кебек, үзенә генә хас аурасы бар. Балтач урта мәктәбенең ишегеннән атлап керүгә үк, әнә шул аерым бер мохиткә чумдык. 95 еллык чал тарихлы бу м...
Һәр уку йортының үз кагыйдәләре, үз мөмкинлекләре булган кебек, үзенә генә хас аурасы бар. Балтач урта мәктәбенең ишегеннән атлап керүгә үк, әнә шул аерым бер мохиткә чумдык. 95 еллык чал тарихлы бу мәктәпнең горурланып искә алырлык үткәне, күпләргә үрнәк-өлге булырлык бүгенгесе бар. Коллектив еллар буе салынган эзне югалтмыйча, әмма шул ук вакытта заманнан калышмыйча, алга атлый. Районны ил күләмендә танытырлык галимнәр, күп шәхесләр биргән белем йорты эш стажы 200 елдан артып киткән укытучылар династиясе белән дә горурлана ала. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шундый нәселнең вәкилләре белән безгә дә очрашырга насыйп булды.
ГЫЙМАДИЕВЛАР
Беренче буын. «Дәү әтием миңа хәзер дә бакый дөньядан ярдәм итеп тора төсле», – дип башлады сүзен Гыймадиевлар нәселенең дәвамчысы, 2014 елдан бирле Балтач урта мәктәбенең директоры булып хезмәт куючы Гөлчәчәк Гыйләҗева. Бу уку йортының үсешенә зур өлеш керткән Фәрзи аганы биредә барысы да хәтерли торгандыр. Фәрзи мәктәбе дигән исем әле дә халык теленнән төшми.
Фәрзетдин Гыймадиев үзенең хезмәт юлын 1939 елда Яңгул урта мәктәбендә башлый. Мәктәпне тәмамлауга ук, югары сыйныфларда математика фәнен укыта. Бөек Ватан сугышында яраланып кайткач, янәдән шушы авыл мәктәбенә укытучы, соңрак яңа ачылган Яңгул балалар йортына директор итеп билгеләнә. 1957–1979 еллар аралыгында Балтач урта мәктәбендә директор булып эшли. Шушы 22 ел дәвамында мәктәп тормышына зур яңалыклар алып килгән кеше буларак зурлана ул.
Иң башта электр станциясе төзетеп, мәктәп урамын ут белән тәэмин итә. Республикада беренчеләрдән булып, бер сыйныф бүлмәсеннән икенчесенә күченеп укуны кертеп җибәрә һәм һәрбер кабинетны тиешле фәнгә туры китереп җиһазландыра. Алар өчен җаваплыларны билгели. Балтач мәктәбенә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат төзетә. Тракторчы, шофёр, механик, сыер савучы кебек һөнәрләрне мәктәптә үк өйрәтеп, белгечлек алып чыгуны оештыра. Куян фермасы салдыра, анда мөдир итеп пионервожатыйларны билгели. Димәк, хәзерге профориентация төшенчәсе Балтач мәктәбендә инде шул чорда ук гамәлгә кергән. Шулай ук мәктәптә эшләүче укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә өй салырга, фатир алып бирергә ярдәм итә. Үзенең истәлекләрендә ул: «Көчемнән килсә, техник хезмәткәрләргә прәннек кенә ашатып тотар идем», – дип яза, аларның авыр хезмәтенә югары бәя биреп. Ул заманнарда урман кисү, утын алып кайту, мичкә ягу кебек эшләр булуын хәзер газдан башканы белмәүче балалар күз алдына да китерми, билгеле. Фәрзи аганың Балтач мәктәбен аякка бастыруга куйган хезмәтләрен саный китсәң, журнал битләре генә җитмәс иде. Педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаучы укытучылар аның әле күп еллар институтта дәүләт комиссиясе составында имтихан алуын да хәтерли. РСФСРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы исемнәрен, орден-медальләрне ул шундый хезмәтләре өчен ала. Ә иң мөһиме: ул үзе артыннан шушы һөнәрне югары дәрәҗәдә дәвам итәрдәй буын калдырган. Фәрзи аганың оныклары бүген дә аның юлын дәвам итә.
Икенче буын. «Гыймадиевлар династиясенең тагын бер чылбыры булып безнең әни Роза Фәрзетдин кызы бара. Ул гомере буе Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, 9 ел директор урынбасары вазифасын башкара. Мин менә шул елларда, Арча педагогия көллиятенең 4 нче курсында укыганда, бирегә эшкә кайттым. Чөнки ул елны Балтач урта мәктәбендә 7 беренче сыйныф ачылды. Әнием бик кырыс торды, гел кимчелекләрне күреп, алга китереп сала, эшкә өйрәтә иде. Шул вакытта аның гадел итеп дәресләремне бәяләве хезмәтемне дөрес корырга, җаваплылыкка өйрәтте», – дип сөйли Гөлчәчәк ханым.
Өченче буын. Династиянең өченче буыны булган Гөлчәчәк ханым үзе башта башлангыч сыйныфларга белем бирә, аннары Казан педагогия университетына рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергәч, директор урынбасары итеп билгеләнә. 14 ел эшләгәннән соң, ул 2014 елда директор вазифасына керешә.
Мәктәпнең дәрәҗәсе, андагы мохит, белем бирү сыйфаты күп очракта җитәкчегә бәйле. Чөнки директор – белем бирү йортының йөзе, һәм аның җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнә. Бүген әллә нинди заманча мәктәпләр төзелә, булганнары техник яктан җиһазландырыла. Әмма директор инновацияләргә әзер түгел икән, бу мәктәптә яңача укыту ысуллары кулланылу да шикле. Гөлчәчәк Гыйләҗева – киң эрудицияле, коллектив, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор. Шул еллардан бирле Россиянең һәм Татарстанның иң яхшы мәктәбе номинациясендә җиңү яулаулары, шулай ук «Иң яхшы район мәктәбе» исеменә лаек булулары да әнә шул хакта сөйли.
– Депутат булуым да мәктәптәге эшемә зур ярдәм итә. Әти-әниләрнең гозерләрен турыдан-туры депутатлар корпусына җиткерәм. Тротуар кирәкме яисә юлларны төзекләндерүме– ата-аналар гозере депутат аша уза. Яктыртылмаган урамнар, бәйсез этләр турында да уртага салып сөйләшергә уңайлы. Авыр хәлдәге гаиләләргә барырга туры килә. Үз күзебез белән күреп, чынбарлыкны ачыклагач, тузган йортларда тилмереп яшәгән гаиләләребезнең өйләрен төзекләндерүгә ирештек. Шөкер, җитәкчелек мөрәҗәгатьләребезне һәрчак кабул итеп, бар эштә дә ярдәм итәргә әзер тора,– дип сөйли бергәлек эшнең кадерен белгән Гөлчәчәк Гыйләҗева. Аның Татарстанда Кеше хокук-
лары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяның район буенча җәмәгать ярдәмчесе булуы да күп сорауларны вакытында хәл итәргә булыша. Моннан тыш, Гөлчәчәк ханым Татарстанда Л.Толстой исемендәге конференциянең жюри әгъзасы да икән әле. Укытучыларның рус теле буенча курсларда проектларны яклауларын карап, аларга киңәшләр биреп торырга да өлгерә ул.
Нәфис иңнәрендә шушының кадәр зур җаваплылыкны күтәреп, яңадан-яңа проектларга алынып, аларны югары дәрәҗәдә башкарып чыгучы ханымны 3 бала әнисе дип күз алдына да китермәгән идем. Олы кызы, аның юлын сайлап, бүген Арча шәһәре гимназиясендә математика-информатика фәннәрен укыта, уртанчы кызы медицина көллиятендә белем ала, ә кечкенә уллары 6 нчы сыйныфта укый икән. Гадәттәгечә, ничек барысына да өлгереп бетәсез, дигән соравымны бирәм. «Тормыш иптәшем, балаларым белән фикерләребез, тормышка карашыбыз уртак, шуңа күрә эшләргә дә, яшәргә дә рәхәттер, Аллаһка шөкер», – ди ул һәм кышын гаилә белән бергәләп чаңгы шуарга, җәй көне Каракүл ярында велосипедта йөрергә яратуларын сөйләп китә. Сүз ара сүз чыгып, гитарага мәхәббәте дә ачыклана. Педагогия көллиятендә укыганда туризм белән шөгыльләнеп, Урал таулары, Кавказ, Тянь-Шаньга хәтле йөрүләре, спорт мастеры кандидаты исемен алуы да эзсез генә калмагандыр шул. Туризмга кереп киткәч, Гөлчәчәк ханымның энесе Айрат Вәлиевне дә искә алып үтми ярамас. Юл һәлакәтенә эләгеп, бик яшьли вафат булса да, ул алып барган туризм түгәрәкләренә йөрүче укучыларның республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешүе балтачлыларның хәтерендә калган. Тормыш иминлеге нигезләре, физкультура дәресләрен укыткан мөгаллимнең юлын бүген укучысы дәвам итә. Димәк, мәктәп тарихында аның да якты эзе саклана. Фәрзи оныгы икән, аның башкача яшәргә хокукы да юк.
БҮГЕНГЕГӘ ЧОРЛАР АША
Балтач урта мәктәбенең күпьеллык педагогик стажы булган мөгаллимнәр династиясе әле алар белән генә чикләнми. Бу уңайдан уку йорты үсешенә зур өлеш кертүче Гыйбадуллиннар, Насыйровлар, Җаббаровлар, Җамалиевлар нәселләрен дә санап китәргә мөмкин булыр иде. Алар турында мәгълүматлар барысы да «Мәктәп тарихы» музеенда урын алган.
– Музейны мәктәпнең 90 еллыгына оештыра алдык. Шул ук елда мәктәп тарихына багышланган бик тә эчтәлекле «Мәктәбемә карыйм чорлар аша» исемле китап та бастырып чыгардык. Аның авторы – легендар хезмәт ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, – дип сөйли Балтач урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Руфия Закирова.
Музейда белем йортының 95 еллык бай тарихын күрергә мөмкин. Руфия ханым сүзләренчә, Балтачта аңа кадәр дә белем бирү булган, әлбәттә. Егетләр, кызлар мәдрәсәдә аерым укытыла. Ә менә 1927 елда Балтач районы мәгариф бүлегенең беренче мөдире Фәйзрахман Рамазанов үз бакчасыннан мәктәп бинасы салырга 3 гектарлы җир бүлеп бирә. Музейга керүчеләргә иске парта өстенә куелган борынгы үтүк, уклау, табагач ише көнкүреш әйберләренә караганда, стендлардагы мәктәп, авыл тарихын чагылдырган мәгълүматлар кызыклырак, минемчә. Шулай ук диварларда күп еллар элек шушы мәктәптә укып, фәндә зур уңышларга ирешкән галимнәр белән дә танышырга була.
Шундыйлардан тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдинов, ТР Фәннәр академиясе Президиумы рәисе киңәшчесе, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Әхмәт Мазһаров, техник фәннәр докторы, профессор, академик Габделфәрт Вәлиев һәм башка галимнәрнең туганнары, балалары мәктәп җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, экспонатларны булдыруда үзләре үк ярдәм иткәч, эчтәлекле һәм бай мирас тупланган. Галимнәр үзләре дә биредә еш кунак була, балалары, онык-
лары белән кайтып, мәктәптә очрашулар, җылы әңгәмәләр уздыралар икән. Быелгы уку елын да Әхмәт ага Мазһаров белән бергәләп ачып җибәргәннәр.
СИГЕЗЬЕЛЛЫК ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ
Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбендә 820 укучы укый, шулардан 98 бала быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән.
– Берничә ел элек бу – ак кирпечтән салынган суык бина иде. 2013 елдан башлап, 1974 елгы мәктәпне төзекләндерүгә ирештек. Район сөт саву буенча алдынгылыкка чыккач, зур гына күләмдә премия белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагына килгән акча булса да, район җитәкчелеге аның бер өлешен безнең мәктәпне яңартуга бүлеп бирде. 2018 елда ашханәгә янкорма төзелде, шөкер бүгенге көндә биредә 238 бала берьюлы кереп туклана ала. Шулай ук 3 гектарлы мәктәп бакчасына яңа койма коелды. Бер үк вакытта мәктәпнең тышкы ягы, фасадлары яңартылды, җылыту системасы, түбәсе алыштырылды. Башлангычлар ягында идәннәр, стеналар барысы да капиталь ремонт аша үтте. Спорт дигәндә, беренчеләрдән булып хоккей мәйданчыгын яңарттык, мәктәп территориясендә, ниһаять, 4 махсус мәйданчыгыбыз – 2 уен һәм спорт, универсаль мәйданчыклар барлыкка килде. Шушы башлангычларыбызда һәрвакыт безне хуплап, ярдәм итеп торган район башлыгы Рамил Нотфуллинга һәм башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә, – дип ялкынланып сөйли мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаил кызы.
Шулай ук мәктәптә милли мохит тудыру өчен дә зур тырышлык куела башлаганын билгеләп үтәргә кирәк. Диварлардагы милли бизәкләр, саф татар телендә язылган стендлар күзгә ямь биреп кенә калмый, балаларның үзаңын уятуга да ярдәм итә. Кызганыч, татарлар иң күп яши торган районнарның берсе булуга карамастан, биредә озак еллар буе татар сыйныфлары булмаган. Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халык-
ларның телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе билгеләгән грант ярдәмендә инде ике ел рәттән татар сыйныфларына балалар җыялар. Теләүчеләр күп булганлыктан, быел аларның саны өчкә җиткән.
– Балтач–күпмилләтле.Мәктәбебездә белем алучылар арасында удмурт, мари, рус, таҗик, әрмән милләтеннән булган балалар да бар. Күбесе – безгә кайтып тора торган гаиләләр. Аларны да үзебезнең мохиткә кертеп җибәрдек. Шунысы кызыклы: бөтенесе дә татар телен теләп укый. Әти-әниләр
дә каршы түгел, бүген милли тәрбиянең һәм телләр белүнең кирәклеген аңлыйлар. Республика олимпиадаларында рус, удмурт милләтеннән булган балаларыбыз татар теленнән җиңү яулап кайта. Районда призлы 15–20 урын булса, республикада, ким дигәндә, 6–7 урынсыз калганыбыз юк. Беренчедән, бездә татар җирлеге, икенчедән, тәрбия эше, дәрестән соңгы эшләр татар телендә алып барыла, – диләр укытучылар.
Балтач урта мәктәбе укучыларының БДИ, олимпиада нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Берничә ел Россия күләмендә экология, биология, химия фәннәреннән призлы урыннар алганнар. Республика күләмендә дә нәтиҗәләре сөендерерлек. Балтачлылар табиб, икътисадчы, юрист һөнәрләрен аеруча үз итәләр икән. Шуңа күрә профильле сыйныфлар күбрәк медицинага юнәлтелгән.
Быел тагын бер шатлык: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Балтач урта мәктәбен «Үсеш ноктасы» үзәге итеп билгеләгән. Шуның нигезендә химия, биология, физика кабинетларына капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Алар хәзер бик матур һәм махсус җиһазландырылган. «Әмма шунысы кызганыч: бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе катлаулырак тора», – ди мәктәп директоры. Физика, математика, инглиз теле укытучылары җитешеп бетми. Район Казаннан ерак булмагач, педагоглар, шунда күченеп, үзләре өчен табышлырак эш табалар.
Район мәдәният йортының ремонтка ябылып торуы да мәктәп өчен уңай килеп чыккан бит әле. Андагы хореографның вакытлыча эшләп торуыннан файдаланып, мәктәп базасында да түләүле өч бию түгәрәге оештырып җибәргәннәр. Балалар, бик теләп, милли биюләрне өйрәнәләр. Республика һәм ил күләмендәге фестивальләрдә урыннар яуларга да өлгергәннәр инде.
Менә шулай 8 ел буена гел төзелеш, гел алга, яктылыкка омтылыш. Инде мәктәпнең 100 еллык юби-
леена да 5 кенә ел калган. Ләкин бер хакыйкать төгәл ачык: ул, ел артыннан елларны санап, нигезле белем алу өчен көрәш, укытучы һәм укучыларның бердәм тырышлык белән яңа уңышларга омтылу, яңа үрләрне яулау еллары булачак!

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар Гөлчәчәк Гыйләҗеваның шәхси архивыннан
Комментарийлар