Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИны яңадан тапшыру мөмкин булачак

Быел унберенче сыйныф укучылары теләсә нинди имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлегенә ия. Алар өчен Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру өчен өстәмә ике көн кертелде.

Россия Президенты Владимир Путинның быел Федераль Җыенга еллык юлламасында «Чыгарылыш укучыларына икенче мөмкинлек бирергә кирәк» дигән фикере яңгырады. Президент мәктәптә  бер нәрсәгә өйрәтеп, ә имтиханнарда башкасын таләп итүне хупламавын белдерде. Шуңа күрә еш кына ата-аналарга репетиторлар ялларга туры килә. 

Илбашы бу проблеманы хәл итәргә һәм Бердәм дәүләт имтиханы механизмын камилләштерергә кирәклегенә басым ясап, югары уку йортларына кабул итү компаниясе ахырына кадәр берәр фәннән Бердәм дәүләт имтиханын кабат бирү мөмкинлеге булдыру тәкъдимен әйтте.

«Мәгариф» журналының май санында Бердәм дәүләт имтиханындагы быелгы яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән темага зур язма дөнья күрәчәк.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ