Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфка барлык документларны ‒ Дәүләт хезмәтләре порталы аша

Быел беренче сыйныфка кирәкле барлык документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырып булачак. Татарстан мәктәпләрендә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә башлана.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, ул ике этапта узачак. 1 апрельдән 30 июньгә кадәр чорда ‒ баланың яшәү урыны буенча урнашкан мәктәптә. 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, урыннар калган очракта, мәктәпкә билгеләнгән территориядә яшәмәүчеләрнең гаризаларын алачаклар.

Йортның нинди мәктәпкә беркетелгәнен белем бирү оешмасының рәсми сайтыннан яки мәктәптә сакланучы махсус норматив документ аша белергә мөмкин.

          Гариза өчен кирәкле документлар:

- ата-ана яки законлы вәкилнең шәхесен дәлилләүче документ;

- баланың туу турындагы таныклыгы;

- баланың килеп төпләнү яки яшәү урынын раслаучы документлар;

- гариза.

Гаризаның формасы мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылган. Әгәр баланың мәктәпкә өстенлеге бар икән, гариза янәшәсенә моны дәлилләүче документларны теркәү сорала. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларны мәктәпкә теркәү өчен психологик-медик-педагогик комиссия карары кирәк булачак.

Документларны тапшыру ысуллары:

- мәктәпкә мөрәҗәгать итү;

- почта элемтәсен куллану;

- белем бирү оешмасының электрон почтасы аша;

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталыннан.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлык документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллау – яңалык, бу мөмкинлек быел гына гамәлгә кергән.

         

Мәктәпкә гариза тапшырганда нинди өстенлекләр исәпкә алына?

- гариза тапшыралачак мәктәптә баланың бертуганнары уку;

- хәрби һәм полиция, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре (полиция хезмәткәре булмаганда), Росгвардия һәм УФСИН хезмәткәрләре балалары.

- прокуратура хезмәткәрләре, хөкемдарлар, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балаларына интернаты булган мәгариф оешмаларында чиратсыз урыннар бирелә.

Балаларның мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрүе өстенлек булып саналмый. Бу ‒ түләүле өстәмә хезмәт күрсәтү. Әлеге дәресләргә йөрү-йөрмәүне һәр ата-ана үзе хәл итә.

 

Мәктәпкә кабул итү турында карар кампаниянең беренче этабында гаризалар тапшыру вакыты узганнан соң – 1-5 июль көннәрендә чыга. Икенче этапта баланы мәктәпкә тапшыру турында карар гариза тапшырган көннән алып биш эш көн дәвамында кабул ителә. Мәктәпкә теркәлү боерык белән рәсмиләштерелә һәм мәктәп стендларында урын ала.

Баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тартуга бердәнбер нигез ‒ мәгариф учреждениясендә буш урыннар булмау. Министрлык билгеләп үткәнчә, теләсә-кайсы кереш тестлары ‒ законсыз.

 

Баланы мәктәпкә кабул итмәгән очракта ата-ана яки законлы вәкиле мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шунда ук яшәү урыны буенча башка мәктәпләрдә буш урыннар турында белешергә мөмкин.

 

Белем бирү оешмаларының рәсми сайтында беренче сыйныфка кабул итү турында мәгълүмат алырга була. 1 апрельдән бу юнәлештә махсус кайнар линия эшли башлый. 9-18 сәгать аралыгында (843) 237-75-05 номеры буенча шалтыратып, сораулар юлларга мөмкин. Чит ил гражданнарын кабул итү тәртибе турында сорауларны шушы ук вакыт аралыгында (843) 237-74-36 номеры аша шалтыратып белешергә була.

 

Мәгълүмат – ТР Мәгариф һәм фән министрылыгының рәсми сайтыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ