«Безнең мәктәп» - төрле өлкәләрне берләштерә
2026 елның 3-5 ноябрендә Мәскәүдә «Безнең мәктәп» юбилей X Халыкара архитектура фестивале узачак.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты контекстында мөһим вакыйга булып тора, ул һәр кешенең талантын үстерү һәм потенциалын тормышка ашыру өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Ун ел эчендә фестиваль архитекторлар, девелоперлар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, хакимият һәм бизнес вәкилләренең үзара эксперт хезмәттәшлеге өчен төп мәйданчыкка әверелде. Бу тәҗрибә уртаклашуга һәм белем бирү мохитенең сыйфатын яхшырту өчен уртак карарлар кабул итүгә ярдәм итә.
Юбилей фестиваленең темасы – «Үзгәреш». Ул мәгариф инфраструктурасын трансформацияләү, укытуның яңа форматларын кертү һәм мирасны реконструкцияләүне һәм инновацион проектлауны берләштерү кирәклеген ассызыклый.
Фестивальнең эшлекле, күргәзмә һәм конкурс программалары проектлаудан һәм төзелештән алып мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын заманчалаштыруга, капиталь ремонтлауга һәм җиһазлауга кадәр барлык аспектларны комплекслы колачлый, бу массакүләм төзелештә иң яхшы архитектура практикаларын таратуга ярдәм итә.
Фестивальнең оештыручысы – Россия Архитекторлар берлеге, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү Архитекторлар берлеге.
Фестиваль белем бирүгә инновацион якын килүне үстерүдә һәм укучылар һәм педагоглар өчен уңай шартлар тудыруда мөһим роль уйный, алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм Россиядә талантлы кадрлар үсешенә һәм белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә торган мәгариф киңлекләренең архитектурасы һәм дизайны өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне алга җибәрү өчен платформа булып хезмәт итә.
Фото: конкурс сайты





Комментарийлар