«Бизнес-ифтар»да 700 гә якын кунак катнашты
28 февральдә Казанда «Бизнес-ифтар» узды.
28 февральдә Казанда «Бизнес-ифтар» узды. Форум 700 гә якын кешене – хөрмәтле дин әһелләрен, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләрен, мәдәният, фән өлкәсе вәкилләрен, спортчыларны, МХОда катнашучыларны, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны берләштерде.
Чараны ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә «Иман» җәмгыяте оештырды.
Бу форум эшлекле элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мәйданчыгы булып тора.
«Бизнес-ифтар» барыгында дәүләт законнары ягыннан һәм ислам буенча бизнес алып бару нечкәлекләре турында фикер алыштылар. Биредә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ислам финанслары буенча киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Нәбиуллина һәм джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев чыгыш ясады.





Комментарийлар