Бүген Казанда Сабан туена бүләк җыячаклар
24 июньдә Казанда көтеп алынган милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Бу уңайдан 23 июньдә башкалада Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә. Казанда бу йола бишенче тапкыр гына оештырыла. Быел аны аеруча...
24 июньдә Казанда көтеп алынган милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Бу уңайдан 23 июньдә башкалада Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә. Казанда бу йола бишенче тапкыр гына оештырыла. Быел аны аеруча зур масштабта үткәрергә җыеналар.
Сабан туена бүләк җыю дүрт ноктадан старт ала: Казан Кремле, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Иске Татар бистәсе һәм “Туган авылым” милли комплексы. Җигүле атлар Кремль, Бауман, Пушкин, Петербург, К.Насыйри урамнары буйлап Камал театрына таба юл тотачак. Камал театры каршында “Зәңгәр шәл” тамашасы һәм бәйрәм концерты күрсәтеләчәк.
Казанда бүләк җыю чарасын Татарстанның рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов оештыра. Аның сүзләренчә, быел бүләк җыюда 7 җигүле ат һәм 200 дән артык кеше катнашачак.
Бүләк җыюда теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме – бүләк бирүчеләр үзләренең исем-фамилияләрен һәм телефон номерларын язып бирергә тиеш. Андый очракта аларның исемнәре Сабан туе бәйрәмендә яңгыраячак. 23 июньдә җыелган бүләкләр Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясенә тапшырылачак. Ә инде 24 июньдә бүләкләр Тынычлык бистәсендә узачак көрәш батырларына бүләк ителер дип көтелә.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар