Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген халык шагыйре Равил Фәйзуллинның олы юбилее

Хөрмәтле Равил абый, киләчәктә Сезгә яз кояшыдай якты матур көннәр, бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, яңадан-яңа куанычлар телибез. Тормышыгыз бәхетле мизгелләргә бай булсын, якыннарыгызның күңел җы...

Хөрмәтле Равил абый, киләчәктә Сезгә яз кояшыдай якты матур көннәр, бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, яңадан-яңа куанычлар телибез. Тормышыгыз бәхетле мизгелләргә бай булсын, якыннарыгызның күңел җылысын һәм игътибарын тоеп, гел кадер-хөрмәттә елмаеп яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы.
– Равил абый, шигърияттән башка кешелекне күз алдына китерүе кыен. Бу сәнгатьнең ниндидер бер сере, тәэсир көче барлыгы бәхәссез. Коръән дә Аллаһтан шигъри тел белән иңгән. Ни өчен кайберәүләрнең сәләт бизмәннәренә шагыйрьлек салына да, ни өчен языла икән ул шигырь?
– Адәм баласы бит инде башка тереклек ияләреннән үзенең аңы белән аерылып тора, шулай булгач, аның рухи дөньясы бар. Ә рухи дөньялы инсанга ашау һәм аны эшкәртү белән генә яшәү туры килми. Адәм баласы булгач, ул рухи тормыш белән яшәргә яратылган инде. Иң беренче Сүз булган, дигән гыйбарәне беләбез. Сүз булгач, мәгънә башлана. Һәр кеше яшәү хакында уйланырга мәҗбүр. Рухи дөньяда кешеләрнең моңлы, күңеле нечкәргән чагында кемнәргәдер әйтәсе килгән сүзе, башкаларга үзенең фикерен белгертәсе килгән мизгелләре була, менә шулай шигырь туа...
Равил Фәйзуллин белән әңгәмәнең тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының август саныннан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ