Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгеннән «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе старт алды

Белем көненә дә төгәл бер ай вакыт калып бара. Бу көннәрдә әти-әниләр мәктәпкә барасы балалары өчен уку кирәк-яраклары сатып алу хәстәре белән йөри. Әйтүләренә караганда, быел бер укучыны мәктәпкә әзе...

Белем көненә дә төгәл бер ай вакыт калып бара. Бу көннәрдә әти-әниләр мәктәпкә барасы балалары өчен уку кирәк-яраклары сатып алу хәстәре белән йөри. Әйтүләренә караганда, быел бер укучыны мәктәпкә әзерләү 20 – 30 мең сумга төшәчәк икән. Сер түгел, арабызда матди яктан аз тәэмин ителешле гаиләләр юк түгел. Шундыйларны күздә тотып, 2007 елдан башлап республикабызда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» дигән шәфкатьлелек акциясе  үткәрелеп киленә.
Шушы вакыт эчендә әлеге акция кысаларында  беренче сыйныфка баручы һәм  2 – 11 нче  сыйныфта  укучы 237 108 балага 333  847 570 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
Узган  ел аеруча сизелерлек ярдәм күрсәтелгән. Барысы 9838 беренче сыйныф баласына һәм 2 – 11  нче сыйныфтагы 15 меңнән артык укучыга 27,5 миллион сумга якын мәктәп кирәк-яраклары: мәктәп формасы, букчалар, спорт кием-салымы, аяк киемнәре, канцелярия товарлары алып бирелгән.
Яңа уку елында республикабызда быел беренче сыйныфка  57 меңгә якын бала укырга барачак. Башлангыч сыйныфларда барысы 226 меңнән артык укучы укыячак. Быел әтиләре махсус хәрби операциядә булган гаиләләрдәге балалар аерым игътибар үзәгендә булачак. Мондыйлар – 5700 гә якын укучы.
Бүген Казанда  «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге рәисенең кабул итү бүлмәсендә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» дигән республика акциясенә старт бирелде
Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Казан шәһәреннән һәм шулай ук Биектау районыннан булган ишле һәм матди яктан аз тәэмин ителгән тугыз балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырды.
Алдагы көннәрдә мондый шәфкатьлелек акцияләре республикабызның һәр районында, һәр предприятиедә үтәргә тиеш.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ