Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәрсә күрсәтте?

Быелгы июнь ае җәйге эссе көннәре белән бик үк куандырмаса да, мәктәпләребездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен июнь кайнарлыгы ягыннан һич тә кимен куймады. Айга якын инде алар БДИ-2023 дигән белем фр...

Быелгы июнь ае җәйге эссе көннәре белән бик үк куандырмаса да, мәктәпләребездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен июнь кайнарлыгы ягыннан һич тә кимен куймады. Айга якын инде алар БДИ-2023 дигән белем фронтында имтихан тотты. Бүген инде соңгы БДИны информатика фәненнән тапшырдылар һәм бүгеннән югары уку йортларында кабул итү комиссияләре абитуриентлардан документлар  кабул итүгә кереште.
Әлегә иң соңгы нәтиҗәләрне чыгарырга иртәрәк. Шулай да Рособрнадзор белгечләре бүген БДИ-2023 нең беренчел нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Инде хәзер үк БДИдан йөз балл җыючыларның саны 6087 кеше булуы мәгълүм. Быел мондый «акыллы башлар»ның саны былтыргыдан күбрәк булыр шикелле: узган ел андыйлар 6544 укучы булган.
Рус теленнән, химия, рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшыручылар шактыйга арткан. Географиядән исә андыйлар ике тапкырга диярлек күбрәк.
БДИ тапшыру тәртипләрен санга сукмыйча «янучылар» да шактый. Шуның аркасында быел ил буенча 618 укучының язма эше гамәлдән чыгарылган   ( узган ел андыйлар 739 булган иде). Күбесе (316 укучы) шпаргалка кулланганда тотылган, 207 сенең кесә телефоныннан файдаланганы беленгән.
Физикадан (54,8 балл), химиядән (56,2), җәмгыять белеменнән (55,62), рус әдәбиятыннан (63,97), профиль юнәлешендәге математикадан (55,64) уртача баллар узган елдагыдан югарырак.
«Россия күләмендә Татарстан укучыларының күрсәткечләре йөз кызартырлык түгелме икән?» – дип, күпләрегез кызыксына торгандыр. Әйтик, профильле математикадан республикабызда уртача балл – 62,52, ә рус теленнән – 72,01. Узган ел  математикадан ул 64,06, рус теленнән 72,8 булган. Димәк, күрсәткечләр кими төшкән. Бу фәннәрдән 100 балл алучылар саны да азайган. Узган ел профильле математикадан 18 укучы 100 балл җыйнаган булса, быел андыйлар нибары дүртәү генә. Рус теленнән дә 100 баллылар узган елдагы 88 урынына быел 54 кенә.
Татарстан укучылары химиядән БДИны – 66,74 (былтыр  61,71), рус әдәбиятыннан 72,67 (узган ел 64,86) баллга тапшырганнар. Химиядән – 26, географиядән – 2, рус әдәбиятыннан 65, 65 балл җыйган.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ