Логотип Магариф уку
Цитата:

Бюджет урыннары кемнәргә тәтер?

Хәзер заманасы шундый: эте дә, бете дә югары белем алырга омтыла. Бюджет урыннарына эләгә алсаң ярый ла...Әйтик, бу көннәрдә Татарстанда 45 югары уку йорты абитуриентлардан документлар кабул итү белән...

Хәзер заманасы шундый: эте дә, бете дә югары белем алырга омтыла. Бюджет урыннарына эләгә алсаң ярый ла...
Әйтик, бу көннәрдә Татарстанда 45 югары уку йорты абитуриентлардан документлар кабул итү белән мәшгуль. Шулардан 28 е – дәүләтнеке. Аларга быел Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан 21 102 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу – узган елгы дәрәҗәдә.  Бюджет урыннарының 70 процентка якыны республикабыздагы өч вуз – Казан федераль университеты (7324 урын), Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты - КХТИ (4224), А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты -КАИ (2437) өлешенә туры килә.Бюджет урыннарының күпчелеге инженерлык-техник һәм педагогика юнәлешләренә бүлеп бирелгән. Болар – «Мәгариф һәм педагогик фәннәр». «Информатика һәм хисаплау техникасы», «Электр һәм җылылык энергетикасы», «Химик технологияләр», «Машина төзелеше», «Физик тәрбия», «Авыл, урман һәм балык хуҗалыклары» юнәлешләре.
Соңгы елда республикабыз вузларында инженерлык-техник, табигать фәннәре, гуманитар юнәлешләргә студентлар кабул итүнең контроль саннары арта төшкән. Бу бигрәк тә «Атом-төш энергетикасы», «Тарих һәм археология», «Философия», «Массакүләм мәгълүмат чаралары», «Фармация», «Архитектура» юнәлешләренә кагыла. Шул ук вакытта «Социология», «Шәрыкны өйрәнү», «Сынлы сәнгать» кебек юнәлешләргә бюджет урыннары сизелерлек кимегән.
Быел мәктәп тәмамлаучы 11 нче  сыйныф укучылары санының республикабызда 14 меңнән аз гына артык икәнен күздә тотсак, бүлеп бирелгән бюджет урыннары һәркайсына җитенкерәү генә түгел, шактые артып та калыр кебек. Тик... Әле бит техникум, көллият тәмамлаучылар, узган елгы чыгарылыш укучылары һәм дә тагын ниндидер юллар белән БДИны югары балларга тапшыра алган, Казан вузларында укырга атлыгып торган  якын һәм чит илләрдән киләсе яшьләрне исәпкә кертәсе бар. Һәм шуларны да күздә тотсак, бюджет урыннары укырга теләгән һәркемгә тәтерме икән?
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ