Логотип Магариф уку
Цитата:

Cәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедлар прокаты

Казан паркларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай велосипед прокаты оештырылды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Яраклаштырылган транспорт Җиңү паркында, Горки-Әмәт ур...

Казан паркларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай велосипед прокаты оештырылды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Яраклаштырылган транспорт Җиңү паркында, Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта барлыкка килде.
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хәбәр иткәнчә, велосипедны баланың сәламәтлек үзенчәлекләрен раслаучы белешмә булганда арендага алырга мөмкин.
Прокат 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)558-74-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ