Логотип Магариф уку
Цитата:

“Чатыр тауда җыен” булачак

Республикада төрки халыкларның гореф-гадәтләрен бергә үреп, өйрәнеп, бу байлыкны тагын да арттырып җибәрү мөмкинлеген Азнакай районы ачты, диләр икән, моңа дәлил эзләп ерак йөрисе юк. «Чатыр тауда җые...

Республикада төрки халыкларның гореф-гадәтләрен бергә үреп, өйрәнеп, бу байлыкны тагын да арттырып җибәрү мөмкинлеген Азнакай районы ачты, диләр икән, моңа дәлил эзләп ерак йөрисе юк. «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивалендә булу җитә.  
Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан  диңгез өсте биеклегеннән 334,5 метр биеклегендәге Чатыр тавын республикадан читтә дә яхшы беләләр хәзер.  Кайчандыр Пугач яулырының шаукымын үз иңнәрендә күтәргән тау бүгенге көндә 4073 гектар җирне биләүче тыюлык булып исәпләнә. Үзенең тарихи үткәне, һәр юлаучыга аяк өсте басып сәлам биреп калучы байбаклары, Кызыл китапка кертелгән әби-чәч кылганнары белән генә түгел, соңгы елларда  үзенең «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивале  белән дә дан тота .Фестивальнең быелгысы  8 июльгә тәгаенланган.

 
- Фестивальгә Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, ут күршеләребез Башкортстанның Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Октябрьский шәһәреннән, Самара өлкәсенең Похвистнево, Шенталы районнарыннан  фольклор коллективлар килүен көтәбез. Менә шулай елдан-ел Россиянең башка төбәкләреннән дә төрки халыкларның фольклор коллективларын җәлеп итү күздә тотыла.– диде Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Сәетҗан кызы Хафизова.– Башка еллардан аермалы буларак быел башыннан ахырына кадәр туй йоласын күрсәтәчәкбез. Бирнә әзерләү, кыз сорарга килүдән башлап барысын да күреп булачак. Яшь сабыйлары белән килүчеләрне “Әниләр-бәбиләр” бүлмәсе көтәчәк. Бу яңалыкны да яшь балалары булган әниләр тиешенчә бәяләр дип өметләнәбез.

Фестивальдә  фольклор коллективлардан тыш кулланма гамәли сәнгать осталарының  эшләре күрсәтеләчәк, осталык дәресләре узачак.  Милли сый-нигъмәтләр дә мулдан булачак,– диләр оештыручылар. Кунакларга шулай ук  «Халыклар дуслыгы урамы»,  «Уен Fest яшьләр аланы», «Сөлге аланы», «Чәкчәк аланы»,  «Сабыйлар аланы»,«Әдәбият аланы» мәйданчыклары  тәкъдим ителәчәк. Кыскасы, Чатыр тавы үз кунакларын көтеп кала. Иртәнге сәгать белән Чатыр тавы гөр килеп торачак, бәйрәм  10.00 сәгатьтә башлана.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ