Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасына мәҗбүри хезмәт тәрбиясе турында закон проекты кертелде

Дәүләт Думасына мәҗбүри хезмәт тәрбиясе турында закон проекты кертелде.– Әлеге документ белән без укучыны башкалар хезмәтен күзәтүче буларак түгел, ә иҗатчы буларак карарга тәкъдим итәбез, - дип сөйлә...

Дәүләт Думасына мәҗбүри хезмәт тәрбиясе турында закон проекты кертелде.
– Әлеге документ белән без укучыны башкалар хезмәтен күзәтүче буларак түгел, ә иҗатчы буларак карарга тәкъдим итәбез, - дип сөйләде Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе, закон проекты авторы Ольга Казакова.
Аның сүзләренчә, балада мәктәптә үк эшкә шәхси катнашу һәм аның нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисе формалаша: гади көнкүреш күнекмәләре рәвешендә,  сыйныфта, мәктәптә тәртип урнаштыра белү.
– Иртәгә шул ук укучы сайлаган һөнәрендә хезмәт нәтиҗәләрен бәяләячәк  һәм янәшәсендәге кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт белән карый башлаячак. Моны пассив күзәтү аша формалаштыру мөмкин түгел, - дип билгели Казакова.
Казакова бу законны кабул итү хезмәт буенча мәктәп программасын камилләштерүгә  нигез булыр дип ышана. Хезмәт дәресе "Хезмәт дәресе" дип аталырга һәм тормышта, көнкүрештә, гаиләдә кирәк булачак аңлаешлы, гади күнекмәләрне булдыруны күздә тотарга тиеш", – дип ассызыклады Ольга Казакова.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ