Логотип Магариф уку
Цитата:

«Динамо»га да 100 яшь тулды

Казанда «Динамо халыкара спорт уеннары» узачак. Ул «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Ярышларда барлыгы 2 мең спортчы катнашачак. Алар Россиянең 75 төбәгеннән һәм күр...

Казанда «Динамо халыкара спорт уеннары» узачак. Ул «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Ярышларда барлыгы 2 мең спортчы катнашачак. Алар Россиянең 75 төбәгеннән һәм күрше Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан республикаларыннан киләчәк.
Ярышларның үз талисманы да билгеле, аңа акбарс «Динамус» исеме бирелгән. Монысы Динамо һәм намус дигән сүзләрдән кушып ясалган. Бәйгене дә олимпиада вакытындагы көч сынашуларга хас итеп, югары дәрәҗәдә оештырырга исәплиләр. Барлыгы 25 команда катнашачак, алар спортның 11 төрендә осталыкларын күрсәтәчәк. Болар – җиңел атлетика, самбо, гер күтәрү, йөзү, волейбол, мини-футбол, утлы коралдан ату, биатлон кебек хокук сагында торучы хезмәткәрләр аеруча үз иткән уеннар һәм спорт төрләре. Җиңүчеләр команда зачетына җыелган медальләр саныннан чыгып билгеләнәчәк.

15 –21 июньдә узачак әлеге уеннарны һәркем карый алачак.


Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ