Логотип Магариф уку
Цитата:

Документаль кинода тормыш үзе

25 – 27 июльдә Казандагы Б.Рәмиев исемендәге IT–паркында  «Время героев»  I халыкара кинофестивале узачак. Анда  махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында төшерелгән  документал...

25 – 27 июльдә Казандагы Б.Рәмиев исемендәге IT–паркында  «Время героев»  I халыкара кинофестивале узачак. Анда  махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында төшерелгән  документаль фильмнар күрсәтеләчәк.
Фестиваль Олег Некишев һәм Ольга Кирайның «Казаки» фильмы премьерасы белән ачылачак. Тамашачы «Крым» батальонының берничә көндәге тормышы белән таныша алачак. Елена Левинның «Незабытые» картинасы Бөек Ватан сугышының кешеләр язмышында нинди тирән  яра салуын тасвирлар. Равил Мукменов һәм Зөфәр Дәүләтшин режиссёрлыгында төшерелгән  картиналарда исә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Татарстанның яңа территорияләрдә тыныч тормышны җайга салуга ничек ярдәм күрсәтүләре бәян ителә.
Әлеге чара кысаларында  документаль кино төшерүчеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр үткәрү, мастер-класслар күрсәтү дә күздә тотыла. Һәм анда теләге булган һәр тамашачы катнаша алачак. Керү бушлай, аның өчен сайт аша  теркәлү дә җитә.
– Фестиваль Россиянең 7 шәһәрендә: Казан, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Волгоград,  Иркутск һәм Грозныйда узачак. Казанның әлеге исемлеккә керүе дә очраклы түгел, махсус хәрби операциядә Татарстан егетләре дә актив катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә, – дип белдерде  фестивальнең генераль продюсеры, RT документаль тапшырулар дирекциясе җитәкчесе Екатерина Яковлева. – Ә киноларны ничә тапкыр гына карасам да, күздән аккан яшьләрне тыеп калып булмый, тамашачылар да шулай. Анда тормыш чынбарлыгы...
Режиссёр-документалист буларак,  Е.Яковлевага  дөньяның бик күп почмакларында, кайнар нокталарында булырга, төрле вакыйгаларга багышланган кинофильмнар төшерергә туры килгән. Аның җитәкчелегендә 800 дән артык кыска метражлы картина эшләнгән, дистәләгән эшләре халыкара фестивальләрдә югары бәя алган. Тамашачы I халыкара документаль кино фестивале кысаларында күрсәтеләчәк эшләрне дә үз итәр.
Альберт САБИР
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ