Логотип Магариф уку
Цитата:

«Древо жизни» проекты чаралары кысаларында башкорт мәдәнияте бәйрәме узачак

Казан Мэриясе шәһәрлеләрне Татарстан Республикасының җирле халыклары мәдәнияте белән таныштыруын дәвам итә, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының матбугат үзәге.5 июль 18.00 сәгатьтә Горький исемен...

Казан Мэриясе шәһәрлеләрне Татарстан Республикасының җирле халыклары мәдәнияте белән таныштыруын дәвам итә, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының матбугат үзәге.
5 июль 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» проекты чаралары кысаларында башкорт мәдәнияте бәйрәме узачак. Бу проект 2022 елның җәендә башланып киткән иде һәм мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланган чаралар булды.
Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауны һәм популярлаштыруны максат итеп куйган әлеге проект Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Древо жизни» проектының чираттагы ачык чаралары циклы кысаларында Казанда яшәүчеләр татар, башкорт һәм рус мәдәнияте белән тирәнрәк таныша алачак. 19 июльдә чара рус мәдәниятенә, 2 августта – татар мәдәниятенә багышланачак. 22 августта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында проектның «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән йомгаклау чарасында Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләре җыелачак. Биредә узган елда үз мәдәнияте белән таныштырган халыклар да булачак: марилар, чуашлар, мордвалар һәм удмуртлар. Бәйрәмгә килгән кунаклар Идел буе төбәгенең бөтен күптөрлелеген бер ноктада күрә алачак.
Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын –берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, башкортларда – нәҫел ағасы, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи.
5 июль көнне Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары милли костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, мәкальләр, башкортларның музыка уен кораллары белән танышачак, шулай ук традицион башкорт музыка уен коралларында – кубыз һәм курайда уйнарга өйрәнә алачак. Барлык теләүчеләр өчен башкорт изүе, агач савыт-сабага бизәкләр ясау, башкорт орнаменты белән брошь ясау, киез туку һәм чигү буенча мастер-класслар оештырылачак.
Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квест-программасы оештырылачак, һәркем урман герое белән истәлекле фотога да төшә алачак. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар башкорт әкиятләре белән танышачак, ә «Балачак аланы»нда балыкларның исемнәрен башкорт телендә беләчәкләр.
Төп мәйданчыкта башкорт биюе буенча мастер-классны Уфа шәһәреннән килгән «Самауырлы ритайым» проектында катнашучылар уздырачак. Иҗади номерлар белән Түбән Кама шәһәреннән «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, Яр Чаллы шәһәреннән «Гөлнәзирә» халык фольклор ансамбле, Казан шәһәреннән «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле, күпмилләтле «Zakaria» фолк-төркеме, җырчы-инструменталист Илнур Коләхмәтов чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең төп хедлайнеры Башкортостан Республикасының популяр курайчысы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов булачак. Бәйрәм кунаклары музыка дөньясына чумып, башкорт кураеның заманча яңгырашын бәяли алачак. Кичә танылган Казан диджее Malsi Musicның башкорт көйләреннән торган диджей-сет белән тәмамланачак.
5 июль программасы:
18.00 – мәйданчыклар эше («Традицион костюм һәм аның элементлары», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Урман серләре» квест программасы, «Уен кораллары», «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
18.50 – башорт биюе буенча мастер-класс
19.15 – «Zakaria» фольклор төркеме чыгышы
19.25 – Юлай Касыймов
19.50 – диджей Malsi musicтан башкорт бию көйләренннән торган DJ-set.
Киләсе чаралар:
19.07 – рус мәдәнияте
02.08 – татар мәдәнияте
23.08 – «Халыклар йолдызлыгы» йомгаклау чарасы

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ