Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзалары белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында РФ ФС Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина һәм дума комитеты әгъзалары Татьяна...
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында РФ ФС Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина һәм дума комитеты әгъзалары Татьяна Буцкая, Елена Вторыгина, Ольга Коробова һәм Татьяна Ларионова белән очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.
Дәүләт Думасы депутатларының Татарстанга килүләренең төп максаты – социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча республика тәҗрибәсен өйрәнү, шул исәптән гаилә, ана һәм балаларга ярдәм итү буенча.
Эш сәфәре барышында профильле комитет депутатлары республиканың кайбер социаль объектларында, аерым алганда, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә, «Барысы да балалар өчен» Казан инклюзив үзәгендә, «Ватанны саклаучылар» фондында, «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда, «Юлдаш» яшьләр үзәгендә, психик тайпылышлары булган кешеләр өчен «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»ндә булырга ниятлиләр.
"Гаиләгә ярдәм итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, 173 милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле Татарстанда тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм арттыру – безнең төп кыйммәтләребез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп.
Республика парламенты башлыгы шулай ук Дәүләт Думасы комитеты әгъзаларына быел июнь башында Россия парламентының түбән платасында эшләгән Татарстан фоторәссамының «Туу тарихы» фотокүргәзмәсен оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Күпмилләтле Россиянең халыкларының традицияләре һәм мәдәнияте нәкъ менә гаиләдә саклана һәм тапшырыла, дип саный парламент башлыгы. Бу мөһим иҗтимагый институтның тагын бер зур казанышы.
Нина Останина, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинга профильле комитет инициативаларына һәм тәкъдимнәренә актив ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүген Дәүләт Советы Рәисенә Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча комплекслы һәм нәтиҗәле чаралар системасын оештырган өчен Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының Рәхмәте белдерелде.
Көннең икенче яртысында Дәүләт Советында «Бүгенге шартларда балалы гаиләләргә социаль ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл узачак, анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашачак.
Иртәгә профильле комитет әгъзалары Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә, «Гаилә бергә» хәйрия кунакханәсендә булачаклар, шулай ук Сабантуйда катнашачаклар.

Комментарийлар