Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә ачылды

19 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли музее залында татар халкының күренекле шагыйре Фатих Кәрим тормышына һәм иҗатына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» исемле күргәзмә ачылды. Чара шагыйрьне искә алу көненә туры китереп оештырылды. 1945 елның 19 февралендә ул Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак була.

Күргәзмә экспозициясе шагыйрьнең бай иҗади мирасын гына түгел, аның фронттагы язмышын да тирәнтен чагылдыра.  

Күргәзмәдәге төп экспонатлар:

– Шагыйрьнең пуля тишкән шинеле һәм аяк киеме, алар, 1945  елның февралендә һәлак булганнан соң, хезмәттәшләре тарафыннан Казанга посылка белән җибәрелгән булган;
– шигырьләр һәм язмалар тупланган 17 дәфтәр;

– Фатих Кәримнең портреты;
 – Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены;
– 1943 елда язылган шигырьләре сакланган соңгы дәфтәр.

Әлеге экспонатлар тарихның тере шаһитлары булып тора. Алар шагыйрьнең кырыс сугыш шартларында да рухи ныклыгын югалтмавын, иҗатка тугрылыгын саклавын раслый.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ